Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта кризиска каршы штаб төзелә

Бу атнада Нурлатта кризиска каршы штаб төзеләчәк. Әлеге эш Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов күрсәтмәсе белән эшләнә. Президент республиканың барлык муниципалитетларында да шундый штаблар төзергә кушты.

Шул уңайдан узган видеоконференциядә ТРның икътисад министры Артем Здунов штабларның составы 5 февральгә әзер булырга, шулай ук якын араларда алардан план-тәкъдимнәр дә керергә тиеш, дип белдерде.
Видеокиңәшмәдән соң, урында булган сөйләшү барышында район башлыгы Равил Кузюров кризиска каршы штаб төзү эшен тиз тотарга һәм бу эшкә үтә дә җитди карарга чакырды. "Һәр сектор өчен җаваплы кеше булсын. Бу штаб "галочка" өчен төзелми, ул яхшы, нәтиҗәле эшләүче орган булырга тиеш", - дип ассызыклады Равил Әфраимович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат штаб