Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта: кулайлылык картасы ярдәмгә килә

Нурлат районында төрле группа инвалидлар өчен кулайлылык паспорты булган 99 социаль, административ, мәдәни һәм башка объектлар бар. Шуларның 39ы шәһәр эчендә урнашкан.

Бу хастаханә учреждениеләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары. Аларның барысы да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бердәм электрон кулайлылык картасында да билгеләнгән. Теләсә кайсы инвалид, картадан карап, үзенең муниципаль районында чикләүләрсез кереп була торган объектларны карый алачак.
- Кулайлылык картасы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү өчен булдырылган. Ул "Кулай тирәлек" дәүләт программасын тормышка ашыру юнәлешләреннән берсе булып тора, - ди халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ирина Афанасьева. - Соңгы өч елда гына да Нурлатта күпфатирлы йортларның 46 подъездында арбада утырган инвалидлар йортка чикләүләрсез керә алсын өчен пандуслар ясалган. Инвалидлар һәм начар хәрәкәтләнүчеләрнең барлык категориясе өчен дә район үзәк хастаханәсе бүлекчәләрендә, халыкның мәшгульлеге үзәгендә, 4нче мәктәптә, картлар йортында уңайлыклы шартлар тудырылган. Начар күрүчеләр өчен шәһәрнең халык күп йөри торган 10 җәяүлеләр кичүе махсус тактиль плитәләр белән җиһазландырылган.
- "Кулай тирәлек" программасы килсе елга да дәвам иттереләчәк. Ирина Афанасьева әйтүенчә, федераль программа ыксаларында поликлиникада яңа лифт куячаклар. Район программасы буенча, ярдәмгә мохтаҗлар яши торган күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен подъездларда култыксалар һәм пандуслар урнаштыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат