Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта кыр батырларын бүләкләү дәвам итә

Бүген район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм районның талантлы җыр-моң осталарыннан торган агитбригада "Южная" агрофирмасы җәмгыятенең кыр хезмәтчәннәре алдында чыгыш ясады.

Агитбригада әгъзалары кыр батырларына җылы сүзләрен, теләкләрен җиткерделәр, татар, рус, чуваш телләрендә иң матур җырларын багышладылар. Игенчеләр чәчтараш хезмәтләреннән дә файдалана алдылар.
Шунда ук кыр батырларын бүләкләү дә булды. Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин хуҗалыкның алдынгы комбайнчылары Николай Казаков белән Владимир Черновка район башлыгы исеменнән Мактау грамоталары һәм 3әр мең сумлык сертификатлар тапшырды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X