Узган атнадан башлап "Җылылык челтәрләре" җәмгыяте хезмәткәрләре районның 13 белем бирү учреждениесендәге мини-котельняларда җылылык казаннарын яңага алмаштыра башлады.
Дәүләт программасы нигезендә бу эшләр Югары Нурлат, Якушкино, Бикүле, Әмзә, Әлмәт һәм башка мәктәпләрдә башкарылачак. Эшләрне предприятие хезмәткәрләре 1 авгуска төгәлләргә планлаштыра. Моннан тыш, җәмгыять хезмәткәрләре котельняларны ремонтлау, трассаларны яңарту эше белән дә мәшгуль.
- 4 котельня сезонга әзер, - ди җәмгыять директоры Рамил Шарапов. - Хәзер техник күзәтчелек хезмәткәрләрен көтәбез. Алар кабул итәргә тиеш. Моннан тыш, быелгы сезонда 500 метр арада тузган трассаны яңага алмаштырабыз.
Нет комментариев