Нурлатта көзге чакырылыш кампаниясе тәмамланды
20 декабрьдә Нурлат шәһәре хәрби комиссариатыннан көзге чакырылыштагы соңгы партия егетләре армия хезмәтенә озатылды.
Кампания барышында барлыгы 89 егет Ватан сагына озатылган. Егетләрне әти-әниләре, якыннары гына түгел, ә район башлыгы Равил Кузюров та озатырга килгән иде. Район башлыгы егетләргә яхшы хезмәт итүләрен теләп, кайбер киңәшләрен дә бирде.
- Иң мөһиме, сау-сәламәт булып хезмәт итегез, якыннарыгызны онытмагыз, - диде район башлыгы көзге чакырылышның соңгы партия егетләренә мөрәҗәгать итеп.- Әлеге зур тормыш мәктәбе сезгә чын ир-ат булу беррәттән, тормышта үз урыныгызны да табарга ярдәм итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев