Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта көзге чакырылыш тәмамланды

- Тулаем республика буенча егетләр армия хезмәтенә 25 декабрьгә кадәр озатылса да, безнең районнан соңгы төркем 22 декабрьдә китте, - ди район хәрби комиссары Заһир Абдуллин. - Бу кампаниядә дә планны арттырып үтәдек. Нурлаттан армиягә 85 егет озатылырга тиеш булса, Ватанны сакларга 88 призывнигыбыз китте.

Бу чорда барлыгы 365 яшь нурлатлы медицина комиссиясе узды.
Төп категория агымдагы елда югары, урта һөнәри уку йортларын тәмамлап диплом алган егетләр булды. Көзге чакырылышта 9 егет
югары белем белән китте, 22се "С" категорияле машина йөртүче һөнәренә ия. Егетләребез нигездә коры җир, ракета гаскәрләренә
һәм диңгез флотына юлланды. Традиция буенча, көзге чакырылышта армия сафларына китүче егетләр өчен районкүләм
Чакырылучылар көне үтте. Узган атнада олы юлга кузгалган егетләрне озатырга исә район башлыгы Равил Кузюров үзе килгән иде, ул
аларга яхшы хезмәт итүләрен теләп, кайбер киңәшләрен дә бирде. - Иң мөһиме, сау-сәламәт булып хезмәт итегез, якыннарыгызны онытмагыз, - диде район башлыгы көзге чакырылышның соңгы төркем егетләренә мөрәҗәгать итеп. - Бер ел хезмәт ул бик тиз узып китәчәк. Әлеге зур тормыш мәктәбе сезгә чын ир-егет булып җитлегү белән беррәттән, тормышта үз урыныгызны да табарга ярдәм
итсен. Киекле авылында яшәүче Фәүзия апа Ногманова заманында өч улын армия сафларына озаткан. Бу юлы Казан төзелеш университетында белем алган оныгы Альберт Хәсәнҗановны озатырга килгән иде ул. - Өч улым армия мәктәбе узды, - ди әби.
- Иң мөһиме, еллар тыныч булып, балалар сау-сәламәт әйләнеп кайтсыннар. Хәрби комиссариаттан әйтүләренчә, барлык егетләр дә призывник сумкасы, шәхси гигиена кирәк-яраклары, банк картасы, мобиль телефон белән тәэмин ителгән. Хәзер комиссариатта чакырылыш кампаниясенә йомгак ясау эшләре дәвам итә. Ә аннан 1 апрельдән старт алачак язгы чакырылышка әзерлек эшләре башланачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X