Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта әлегә грипп юк

Гыйнвардан 25 февральгә кадәр Нурлат районында ОРВИның 180 очрагы теркәлгән. 2013нче елның шул чорында 505 булган.

Нурлат районының гигиена һәм эпидемиология үзәгенең табиб-эпидемиологы Владимир Александров әйтүенчә, бүгенге көндә авыруның сезонлы күтәрелүе күзәтелә. Әмма күрсәткечләр узган елгы һәм күп еллар буена күзәтелгән контроль дәрәҗәдән узмаган, ә грипп белән авыру очрагы әлегә теркәлмәгән.
- Грипп яки ОРВИ симптомнары күренә башлау белән табибка мөрәҗәгать итәргә яки аны өйгә чакыртырга кирәк, - дип киңәш итә ул. - Үзлектән дәвалану белән шөгыльләнмәскә һәм өйдә торып дәваланырга кирәк.
Моңа кадәр грипп һәм ОРВИның таралуына юл куймаганбыз икән инде, алга таба да аны булдырмас өчен профилактика турында онытмаска кирәк. Табиблар биналарны ешрак җилләтергә, дымлы җыештыру үткәрергә, кулларны сабын белән юарга, авырулар белән аралашмаска, массакүләм чараларга чыкмаска тырышырга киңәш итә. Шулай ук марлядан ясалган битлекләрдән файдалану, ачык һавада йөрү һәм һава торышына карап киенү дә комачау итмәс.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат грипп

2
X