Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта үлемсез полк оеша

Нурлат "Үлемсез полк" акциясендә катнашучы шәһәрләр географиясен киңәйтә.

Бу - һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышы солдатлары турында хәтер саклаучы гражданлык инициативасы. Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге каршында эшләп килүче "Легенда" патриотик клубы фронтовиклар истәлеге кадерле булганнарны районыбызда үлемсез полк оештырырга чакыра. Аны тантаналы төзү 9 майга - Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү көненә һәм шулай ук 22 июньгә - илебезнең кайгылы датасына багышланачак. Ә әлегә "Үлемсез полк" Бөтенроссия елъязмасына кертү өчен фронтовиклар турында мәгълүмат туплау бара. Бу эшне районыбыз эзләнүчеләре Алексей Халипа һәм Владимир Малыгин үз кулларына алган.Аларның координаталарын район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән белешергә мөмкин.
- Бабагызны яки аның әтисен "Үлемсез полк"ка яздырыгыз һәм аның фотографиясе белән 9 майда парадка килегез.Бүгенге матур көннәрне күрә алмаган Бөек Ватан сугышында катнашучылар, фронтовиклар җиңү маршы астында узсыннар, - дип чакыралар Бөек Җиңү варисларын эзләүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат