Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта Өлкәннәр ункөнлеге бүген шәһәр Мәдәният сараенда бәйрәм концерты, спорт–масса чаралары белән ачылачак

    1-10 октябрьдә участок, район үзәк хастаханәләрендә чираттан тыш медицина караулары үтәчәк, табиблар бригадалары ерак авылларга чыгачак. Бу чорда өлкәннәр өчен мунча хезмәтләре график буенча бушлай, 50 процент ташлама белән чәчтараш х езмәтләре к үрсәтеләчәк. Ункөнлек барышында "Гармония" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә патронатта торучылар өчен "Җылы тәрәзәләр", "Чиста ишегалды" акцияләре...

    3 октябрьдә Балалар сәнгать мәктәбендә район мәдәният йортының "Ветеран" халык хоры иҗади кич утыруга чакыра.
    6 октябрьдә үзәк китапханәдә тематик кичә узачак. Нурлат картлар һәм өлкәннәр интернат-йортында хәйрия концерты, район, авыл мәдәният йортларында, клубларында бәйрәмнәр үтәчәк.
    1-15 октябрьдә шәһәр һәм район мәдәният йортларында кинофильмнар күрсәтү каралган, Кама аръягы һәм Нурлат тарихы төбәк музеенда бу чорда өлкәннәр өчен экскурсияләр булачак.
    2 октябрьдә Кама аръягы һәм Нурлат тарихы төбәк музеенда "Зирәклек" х атын - кызлар клубы утырышы узачак.
    Шахмат - шашка сөюче өлкәннәрне 3 октябрьдә Балалар - үсмерләр спорт мәктәбендә турнирга көтеп калалар.
    Ункөнлек барышында оешма - предприятиеләрдә, авыл җирлекләрендә, хуҗалыкларда пенсионерларны хөрмәтләүгә багышланган чаралар планлаштырыла.
    ШАЛТЫРАТЫГЫЗ!
    Ункөнлек дәвамында социаль хезмәт һәм халыкка дәүләт социаль ярдәме күрсәтү буенча "кайнар линия" эшләячәк. Сорауларны 2-06-55, 2-92-09, 2-06-56 телефоннары аша юлларга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: