Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта өлкәннәрне хөрмәтлиләр

Иртәгедән районда өлкәннәр ункөнлеге старт ала. Ул 25 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр барачак.

Бу чорда районның оешма-предприятиеләрендә, авыл җирлекләрендә өлкәннәр хөрмәтләнәчәк. 1-3 октябрьдә өлкәннәр өчен шәһәрнең барлык чәчтарашханәләре түләүсез хезмәт күрсәтәчәк. Тик үзегез белән пенсионер таныклыгын онытмаска кирәк булачак. Моннан тыш, "Гормония" үзәге белгечләре үз карамагында булган өлкәннәрнең йортларын, фатирларын кышка әзерләүдә булышачак. Район үзәк хастахәнәсендә һәм ФАПларда, участок хастаханәләрендә өлкәннәргә чираттан тыш медицина караулары оештырылачак. Бу чорда табиблар бригадалары авылларга да чыгып эшләчәяк. Декада барышында Нурлат картлар һәм өлкәннәр йортында тәрбияләнүчеләр өчен дә әңгәмәләр, шахмат-шашка турниры, "Ветеран" хоры катнашында концерт программасы оештырылачак. Өлкәннәргә "Үрнәк" чишмәсенә экскурсия дә планлаштыралар. Мәгариф учреждениләре дә бу ункөнлектә үз тармак ветераннарына, өлкәннәренә хөрмәт күрсәтергә ниятли. Концертлар, тимурлык эше, сыйныф сәгатьләре һәм хәтта "Ягез әле, әбиләр" конкурсы да оештырмакчылар. "Мәдәни үсеш үзәге"нең программасы да саллы. Китаплар күргәзмәсе, өлкәннәр өчен 26 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Мәдәният сараенда "Весьегонская волчица" фильмын күрсәтү дә планлаштырыла. График нигезендә һәр авыл мәдәният учреждениесе үз программасын әзерләгән. Бу чорда Пенсионерлар берлеге әгъзаларының Пенсия фонды идарәсенең клиент службасында кизү торулар да оештырачак.
Районда өлкәннәр ункөнлеге чорында хәйрия хезмәтләре дә планлаштырылган. 1-3 октябрьдә таныклыклар буенча чәчтарашханәләрдә, шәһәр мунчаларында түләүсез хезмәтләр күрсәтеләчәк. Аларның расписаниесе түбәндәгечә:
Куйбышев урамы 21дәге сәламәтләндерү комбинаты:
Дүшәмбе ( 30.09.) - хатын-кызлар көне,
Сишәмбе (01.10) - ир-атлар көне.
Мунчаның эш сәгате 12.00дән 19.00гәчә.
Спортивная урамы 7дәге шәһәр үзәк мунчасы:
Шимбә 05.10) - ир-атлар көне,
Якшәмбе (06.10) - хатын-кызлар көне
Эш сәгате 12:00дән 20:00гәчә.
25 сентябрьдән 5 октябрьгәчә халыкка дәүләт социаль ярдәме һәм социаль хезмәт күрсәтү буенча "кайнар линия" оештырылачак. 2-06-55, 2-92-09, 2-06-56 телефоннары буенча сорауларыгызны Социаль яклау идарәсе, "Гармония" халыкка социаль ярдәм күрсәтү һәм РЦМПның 33нче филиалы белгечләренә юллый аласыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X