Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта массакүләм ГТО нормаларын тапшыру үтте

Бүген, 10 апрельдә, шәһәрнең үзәк паркы зур спорт мәйданчыгына әверелде: биредә нурлатлылар масскүләм рәвештә ГТО нормалары тапшырдылар.

"ГТО нормалары тапшыру Татарстан Президентының махсус указы нигезендә үткәрелә. Бүгенге чарада шәһәрнең оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре, район, шәһәр башкарма комитетлары, Советлары белгечләре катнаша", - диде яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин. ГТО нормалары тапшыруда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин, район-шәһәр башкарма комитетының кайбер бүлек-идарә җитәкчеләре дә катнашты. Шул рәвешле, 200 нурлатлы урыннан сикерү, йөгерү, граната ыргыту, мылтыктан ату кебек унлап спорт төрендә үз көчләрен сынап карады. Аларның нәтиҗәләре соңрак Казанга җибәреләчәк. Оештыручылар әйтүенчә, алга таба мондый чаралар даими үткәреләчәк икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ГТО