Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта мәдәният хәзмәткәрләрен котладылар

Районның "Иң яхшы мәдәният хезмәткәре" исеменә Кизләү мәдәният йорты режиссеры Румия Әхмәтова ия булды. Богдашкино мәдәният йорты мөдире Валентина Ерусланова - II, Чулпан мәдәният йорты мөдире Кадрия Әндәрҗанова һәм Төрнәс мәдәният йорты режиссеры Наталья Куликова III урыннар алдылар.

Кичә шәһәр Мәдәният сараенда район мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Мәдәниятчеләрне район башлыгы исеменнән котлаган район Советы аппараты җитәкчесе Александр Токарев дус-тату коллективны алда куйган бурычларны уңышлы үтәүләре белән котлады. Һәм бер төркем хезмәт алдынгыларына мәдәниятне үстерүгә керткән өлешләре һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгының һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Коллегаларын бәйрәм уңаеннан тәбрикләгән район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәветдинова районыбызының театр коллективларын да һөнәри бәйрәм белән котлап узды.
- Районда бүген Нурлат һәм Бикүле татар халык һәм "Конферанс" миниатюралар театрлары уңышлы эшләп килә, - диде Әлфия Салиховна барлык иҗат кешеләренә рәхмәт сүзләрен җиткереп. - Бу тармакта эшләүчеләрнең бәйрәме дә, ялы да юк. Алар кешеләргә игелек, матурлык, энергия, җан җылысын бүләк итәргә ашыга.
Бәйрәмдә озак еллар үзләрен мәдәният тармагына багышлаган, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветераннар да истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелде. Һөнәри бәйрәм "Настроение" ансамбле, үзешчәннәр Ришат һәм Рушат Җәлаловлар, Светлана Мартынова, Фәүзия Кәлимуллина, "Конферанс" миниатюралар театры чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ГДК