Бүген, 22 августта, районда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе уза.
ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов район башлыгы Равил Кузюров берлектә киңәшмәнең пленар өлешенә кадәр капиталь ремонт үткәрелгән Чулпан авылы, шәһәрнең 3 урта мәктәпләрендә булдылар, коррекцияләүче мәктәп-интернатны, аграр техникумны карадылар. Аннан алар Вахитов урамында җәелдерелгән укучыларның мәктәп ярминкәсе белән таныштылар.
Педагогларның олы киңәшмәсе быел "Мәгариф сыйфаты белән идарә итү: өстенлекле бурычлар, механизмнар һәм технологик карарлар" дигән темага багышлана.