Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта җәмәгать советы эшли башлады

Атна башында Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге каршында эшләп килүче Җәмәгать советы яңартылган составта беренче утырышын үткәрде.

Анда Советның яңа рәисе сайланды. Бу вазифага бертавыштан коррекцияләүче интернат-мәктәп директоры Ленар Маняпов тәкъдим ителде. Яңартылган состав әгъзалары полиция бүлегенең тормышында актив катнашырга теләк белдерде. Бу - тәрбияви-патриотик, җинаятьләрне профилактикалау эшләре алып бару, җәмәгать иминлеге саклау, гражданнарның хокукларын яклау һәм башкалар. Утырышы эшендә катнашкан Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге җитәкчесе Хафиз Нургатин бүлек эшчәнлеге белән таныштырды. Үз чыгышында ул Совет эшчәнлегенең халыкның хокук саклау органнарына карата ышанычын ныгытуда да ярдәм булачагын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат