Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта милли мәсьәләләр турында сөйләштеләр

Бүген, 31 июльдә Нурлат муниципаль районы Советының кече залында дини һәм иҗтимагый оешмаларның очрашуы "түгәрәк өстәл" формасында үтте.

Биредә Советның быелның икенче кварталында дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлеге буенча эшенә нәтиҗә ясалды. Очрашуны Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров җитәкләде. Шәһәр прокуроры Рамил Гарифуллин милләтара мөнәсәбәтләр буенча хәлне бәян итте. Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы Хафиз Нургатин чит ил гражданнары белән бәйле хәл турында хисап ясады. РФ ФМСының ТР идарәсе Нурлат бүлекчәсе начальнигы Зөлфирә Хисмәтуллина мигрантлар буенча мәгълүмат бирде. Мәчетләр каршында эшләгән мөселман лагерьлары һәм якшәмбе мәктәбе турында Илья чиркәве иерее Владимир атакай сөйләде.
Биредә үк "Дуслык" ял скверы" проекты җитәкчесе Татьяна Фадеева да чыгыш ясады. Район башлыгы Равил Кузюров милли мәйданчыкларны бизәгәндә, элементларның нинди халыкны символлаштыруы аңлашылсын өчен бөтен нечкәлекләрне истә тотарга киңәш итте. Үзбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе урынбасары Эргашбек Матназаров үз чыгышында автономиянеңу ачык ишелкәр көне үткәрү һәм якшәмбе мәктәбе булдыру планнарын җиткерде.
Биредә үк башлык милли мәдәни автономияләренә Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә актив катншаулары өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат