Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” район конкурсына йомгак ясалды

Район данын Арчада узачак республика турында "Әкият" балалар бакчасыннан Наталья Никитина яклаячак. II-III урыннарны "Чишмәкәй"дән Анна Максимова, "Камыр Батыр"дан Надежда Юхмальчина һәм Салдакайдан Любовь Мостафина бүлештеләр.

Чара бу атнада "Алсу" балалар бакчасында узды. Анда районның 37 бакчасыннан тәрбиячеләр катнашты. "Рус телле тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгын күтәрүгә корылган конкурсата тәрбиячеләр 5 номинациядә көч сынашты. Тәрбиячеләр үзләре белән таныштырды, "Разминка" - балалар белән сорау-җавап формасында аралашуда, "Тәрҗемәче", "Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм" уеннары һәм иҗади конкурсларда чыгыш ясадылар", - ди район мәгариф идарәсе методисты Гөлсинә Измайлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат конкурс