Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта министр булып китте

Чәршәмбе көнне ТР эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Артем Хохорин Нурлат муниципаль районындагы эшче сәфәре барышында иң элек район башлыгы Наил Шарапов белән очрашты.

Аннан полиция бүлегенең эше белән танышты һәм личный состав белән киңәшмә үткәрде. Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы подполковник Ринат Хөснетдинов оператив-служба эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисап тотты.
Моннан тыш, районга визит барышында ТР эчке эшләр министры А.Хохорин тәртип саклау буенча 1нче җәмәгать пункты эше белән танышты, участок уполномоченныйлары белән аралашып, административ күзәтчелек буенча эшне карады.
- Бу участокта ким дигәндә, 2-3 кабинет эшләргә тиеш. Көн дәвамында бер участковыйны гына булса да җәмәгать пунктында табырлык булсын, - диде министр. Шунда ук район башлыгына әзерләнеп килүче яңа проект турында да хәбәр итте. "Участковый үзе хезмәт күрсәтә торган территориядә яшәргә тиеш. Бу мәсьәләне хәл итү кысаларында торак арендалауга түләүдән алып, участковыйларга йортлар төзү вариантларына кадәр карыйбыз", - диде министр.
Киңәшмә ахырында Артем Хохорин тагын да яхшырак эшләү өчен резервларның җитәрлек булуын билгеләп үтте. "Бүлектә кайбер проблемалар бар, аларны личный состав хәл итәргә тиеш, моның өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган", - диде министр эшлекле сөйләшүгә нәтиҗә ясап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция ТР Эче эшлђр министрлыгы учсток уполномоченныйлары