Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта мәүлид табыны йөзләп мөселманны җыйды

Бүген, 20 гыйнварда шәһәрнең шикәрчеләр бистәсе мәчетендә Мәүлид мәҗлесе үткәрелде. Бу көнне мул итеп әзерләнгән бәйрәм табыны артына 40тан артык хатын-кыз хатын-кыз һәм 50ләп ир-ат утырды.

Табынны алып баручы район мөхтәсибе Айрат хәзрәт бәйрәмнең асылын аңлатты, вәгазьләр сөйләде. Мәҗлескә район һәм оешма-предприятие җитәкчеләре дә чакырулы иде. Аны оештыруда башлап йөрүче мәчет имам-хатибы урынбасары Зөфәр хәзрәт матди ярдәм күрсәтүчеләрнең һәммәсенә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
-Шөкер, ике ел рәттән район күләмендә зур итеп Мәүлид бәйрәме үткәрүебез үзенең бик матур нәтиҗәләрен бирә, бездән күреп, быел аны башка районнарда да оештырдылар,-ди мөхтәсиб Айрат хәзрәт. - Үзебезнең мәчетләрдә дә Мәүлид ашын үткәрмәүчеләр бик сирәк булгандыр быел, аерым йортларда да ифтар ашы кебек олылап уздыру гадәткә кереп бара. 12 гыйнварда Болгарда республика җитәкчелеге катнашында үткән олы бәйрәмдә агымдагы елны ислам гореф-гадәтләрен торгызу елы итеп үткәрү турында сүз булган иде. Мин без башкарган бу эшләрне аталган ниятне тормышка ашыру юлында тәүге адымнар дип атар идем.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X