Нурлатта орлыкларны тикшерү бара
"Россельхозцентр"ның Нурлат районы бүлегендә дүшәмбедән бөртекле сабан һәм күпьеллык культуралар орлыкларына чәчү алды тикшерүе башланды.
Бүлек белгечләре орлыкларның чисталыгы, тишелеше һәм дымлылыгын тикшерәләр һәм төрле авыруларга фитоанализлар да ясыйлар. Әйтүләренчә, орлык үрнәкләрен тикшерүгә беренче булып "Сөләйманов Ә.И", "Тямаев И" КФХлары һәм "Южная" агрофирмасыннан китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев