Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта поэзия яратучылар очрашачак

    Җирлекара китапханә каршында эшләп килүче "Салават күпере" шигырь яратучылар клубының җәйге каникуллардан соңгы беренче утырышы 8 октябрьгә билгеләнгән.

    Җирле авторларның күптән көтелгән очрашуы өлкәннәр декадасына багышлана. Чөнки һәр шагыйрьнең иҗади янчыгында өлкән, зирәк буынга карата җылы сүзләр бар бит. Очрашуның темасы да "Тормышның алтын көзе" дип атала. Инде күптән булдырылган традиция буенча ул китапханәнең уку залында көндезге 4тә үтәчәк.

    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: