Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта полиция хезмәткәрләре ГТО нормалары тапшырды

Бүген Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлегенең полиция хезмәткәрләре формаларын салып, спорт костюмнары киделәр. Моның өчен исә сәбәп җитди – полиция хезмәткәрләре Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә ГТО нормалары үтәделәр.

–    Мондый чарада беренче тапкыр гына катнашсак та, берәүне дә үгетләргә туры килмәде. ГТО нормалары тапшырырга хәзерге вакытта хезмәттә һәм кизүдә булмаган барлык хезмәткәрләр дә килде – бүген 18 хезмәткәр төрле төрләр буенча нормативлар үтәде, – ди  шәхси состав буенча эшләү буенча бүлекчә җитәкчесе Ольга Михеева. – Әлеге  Россия күләмендә оештырыла торган физкультура-спорт комплексыннан без – хокук сагында торучылар да читтә кала алмыйбыз. Алга таба ГТОның башка төрләре буенча да нормативлар тапшыруны дәвам итәчәкбез һәм  безнең хезмәткәрләрнең бүләкләрен ГТОның алтын, көмеш билгеләре тулыландырасына ышанабыз. 
Озынлыкка сикерү, отжимание, алга бөгелү, яткан төштән гәүдәне күтәрү, пневматик мылтыктан ату... Әлеге сынауларның һәркайсын полиция хезмәткәрләре зур җиңеллек белән үтә алдылар. Шулай да пневматик мылтыктан ату аларга аеруча җиңел бирелде, чөнки бу яктан осталыкларын һәрчак чарлап торалар бит. Полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Владислав Чугунов та нәтиҗәләреннән канәгать калды.
 – Полиция хезмәткәрлре һәрчак спорт формасында булырга тиеш дип саныйм. Без даими рәвештә физик, ату әзерлеге, теория һәм практика буенча зачетлар биреп торабыз, күнекмәләребезне арттырабыз һәм ГТО нормалары тапшыру да көч һәм сәламәтлегебезне сынап карау ягыннан мөһим булды, – ди ул. 
ГТО нормаларын тапшыру буенча төбәк операторы Әнәс Нәбиуллин әйтүенчә, районда ГТО нормалары тапшыруга бердәм булып кушылучы коллективлар шактый. Аеруча мәктәп укучылары һәм укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, “Буровик” оешмасы хезмәткәрләре зур оешканлык күрсәткән. Иртәгә кышкы спорт сезонын ачуга багышлап үткәреләчәк массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында да  чаңгы буенча ГТО нормативларын  үтәп булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев