Нурлатта 4 декабрьдә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтендә ике кыз бала зыян күргән.
Көндезге сәгать 12.00дә Ленинград урамында "Большая ложка" кафесы янында "ВАЗ-2115" машинасы белән идарә иткән шофер 10ар яшьлек 2 кыз баланы таптаткан. Нәтиҗәдә, ике бала да төрле җәрәхәтләр алган, берсе бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә дәвалану уза.
- Балаларга зыян салган машина шоферы һәлакәт урыныннан качкан иде, - ди ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов. - Без аны тоттык, аның машина белән "правасыз" идарә итүе ачыкланды. Кагыйдәләрне санга сукмаучы бу шофер 2012 елдан бирле шактый кагыйдә бозарга өлгергән.