Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта профилактик акция старт алды

Бүген, 21 апрельдә районда "Имин йорт, имин подъезд, имин фатир" комплекслы профилактик акциясе старт алды.

30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк акция чорында ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре күп фатирлы йортлар, коттеджлар, гаражларны тикшерәчәк. Чараның тагын бер юнәлеше - ул террорчылык актларыннан саклануга тикшерү. Полиция хезмәткәрләре чорма һәм подвал биналарын тикшереп, кимчелекләрне бетерүгә конкрет сроклар куелган актлар төзиячәк. Бүгенге көндә ведомстводан тыш сак бүлеге тарафыннан 495 объект саклана. Алар арасында 41 фатир, 128 милек саклау урыны бар. Районда бу юнәлештә уңай тенденция булса да, милек белән бәйле җинаятьләрне профилактикалау буенча мәсьәләлә актуаль кала, диләр бүлек хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат акция