Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта районда конфессияара мөнәсәбәтләр һәм дини экстремизмның торышы турында сөйләштеләр

Бүген Нурлат районы башлыгы каршындагы дини һәм иҗтимагый оешмаларның үзара хезмәттәшлеге буенча совет түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә җыелды.

Равил Кузюров җитәкчелегендә барган сөйләшүгә районның хокук саклау органнары вәкилләре дә чакырулы иде һәм бүгенге көндә районда конфессияара мөнәсәбәтләр һәм дини экстремизмның торышына бәяне Нурлат шәһәре прокуроры ярдәмчесе Евгений Сергеев чыгышы куйды да. Информация предметлы полемикага җим бирде: районда бу уңайдан хәл чагыштырмача тотрыклы саналса да, иминлеккә янаучы фактлар юк түгел икән. Шуңа да оратор да, соңрак теманы дәвам иткән шәһәр прокуроры Рамил Гарифуллин да ситуацияне контрольдән чыгармас өчен бу юнәлештә игътибарны киметмәскә чакырдылар.

- Чит идеология һәм экстремистик агымнар үтеп кермәсен өчен без дин әһелләренең, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп коллективлары һәм җәмәгатьчелекнең көндәлек эшчәнлеген активлаштырырга тиешбез, - диде район башлыгы район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюповка сүз бирде. Мөхтәсиб чыгышыннан күренгәнчә, имамнарның белемен күтәрү уңаеннан укулар даими үткәрелә, балалар һәм яшьләр арасында да чаралар узып тора. Күрәсең, ресурслар тулысынча файдаланылмый, анысына Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитетының Нурлат бүлеге җитәкчесе Фәридә Сәгыйрова үз тәҗрибәләрендә мисал китерде. Имамнарны традицион булмаган дини, экстремистик күренешләргә каршы җирле хакимият һәм халык белән хезмәттәшлеген җанландыру җәһәтеннән район башлыгы дин әһелләре һәм хокук саклау органнары белән март башында очрашу үткәрергә тәкъдим итте. Равил Кузюровның:

- Мигрантлар, читтән күченеп кайткан кешеләр җирлек тәртибенә яраклашырга тиешләр, чит идеология үткәрергә маташучыларга бердәм каршы тору кирәк. Шул чакта гына тотрыклы иминлек, конфессияра татулык саклана ала, - дигән нәтиҗәсе теманың аерым контрольдә һәм дәвамлы буласына ишарә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат түгәрәк өстәл