Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта республиканың ЮХИДИ башлыгы Рифкат Миннеханов булып китте (ФОТО)

Кичә, 15 июльдә, районда эш визиты белән ТР Эчке эшләр Министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рифкат Миннеханов булып китте.

Ул ЮХИДИ бинасында гражданнарны кабул итте. Шәхси мөрәҗәгатьләр белән бер рәттән киң җәмәгатьчелекне кызыксындырган сораулар да бар иде. Мисал өчен, юл хәрәкете иминлеге дирекциясе җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова балалар-үсмерләр автомәктәпләренең үз мәйданчыгын булдыру проблемасын күтәрде. Рифкат Минниханов әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнергә кирәк, диде. Аннан Рифкат Нургалиевич "Әкият" балалар бакчасында булып балалар белән аралашты, алар әзерләгән чараны карады. Әлеге бакчага 4 велосипед бүләк итте. Татарстанның ЮХИДИ башлыгы эш визиты барышында район җитәкчелеге, хокук саклау, суд органнары, суд приставлары һәм прокуратура вәкилләре белән очрашты, участок уполномоченныйлары, ЮХИДИ һәм полициянең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре белән киңәшмә үткәрде. Сөйләшү барышында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактиклау, кагыйдә бозучыларга карата җәзаларның үтәлеше һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат