Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта ресурс үзәге булачак

Бүген район башлыгы Равил Кузюров катнашында узган киңәшмәдә сүз Нурлат аграр техникумы каршында агросәнәгать юнәлешендәге кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге төзү хакында барды.

Ресурс үзәге нигездә "АгроИнвест" идарәче компаниясенә караган предприятиеләр өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү һәм кабаттан әзерләү белән шөгыльләнәчәк. Киңәшмәдә компаниянең генераль директоры Рәис Сөләйманов катнашып, ресурс үзәге иң беренче чиратта хезмәт базарында тәҗел булган һөнәрләр буенча белгечләр әзерләргә һәм алар көн таләпләренә җавап бирерлек булырга тиеш, дип ассызыклады. Аграр техникум директоры Ирек Камалов һәм "Ресурс үзәге" проекты җитәкчесе Зилә Хисмәтова үзәкне оештыру планы белән таныштырдылар. Шунда ук район башкарма комитеты, мәгариф идарәсе, төзелеш бүлеге һәм башка тармак белгечләре катнашында оештыруга кагылышлы сораулар, мәсьәләләр хакында да сүз барды.
Республикада бүгенге көндә 10 ресурс үзәге эшләп килә инде, шуларның берсе агросәнәгать юнәлешендә кадрлар әзерли. Ресурс үзәкләре мәгариф министрлыгы белән эш бирүчеләрнең уртак финанславы шартларында оештырыла. Ресурс үзәге оештырылу уку йортының матди-техник базасын да ныгытырга ярдәм итәр, белем бирү процессы да уңай якка үзгәрәчәк дип фаразлана, чөнки белгечләрне стратегик партнер - бу очракта "АгроИнвест" идарәче компаниясе белән берлектә эшләнгән махсус программалар буенча әзерләячәкләр бит. Равил Әфраимович ресурс үзәге оештыруның алда торган җитди бурыч булуын билгеләп, бер ай эчендә кирәкле документларны әзерләргә кушты, эшләрне башкару өчен төрле тармаклардан җаваплыларны билгеләде. Нурлатта үзәк инде 2016нчы елдан эшли башлар дип күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ресурс