Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Россия көне мәдәни-спорт чаралары белән истә калды

Илебездәге "иң яшь" дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Россия көнен бүген нурлатлылар шәһәр үзәк паркында зур бәйрәм итеп билгеләп үттеләр.

Моңа кадәр нурлатлылар әлеге бәйрәмне чираттагы ял көне буларак кабул итсәләр, быел берләшү бәйрәмен халык зур масштабларда күңел ачу чаралары белән үткәрде. Әнә, бүген дә шәһәр үзәк паркындагы бәйрәм чарасы һәркемне әллә кайдан үзенә чакырып торды. Көн дәвамында балалар һәм олылар өчен спорт чаралары оештырылды, бәйрәм ярминкәсе, балалар шәһәрчеге эшләде. Ә кичке якта районнның иҗат коллективлары һәм үзешчәннәре бәйрәм концерты белән сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат