Нурлатта Россиянең яшь гражданнарын тәбрикләделәр
Бүген, Россия Федерациясендә Конституциясенең 20 еллыгы кысаларында Нурлатта "Без - Россия гражданнары" дигән акция үтте.
Нурлатның ике дистәгә якын 14 яшьлек укучысы Россия Федерациясе гражданины паспортын алды. Татналы чарада район башлыгы вазифаларын башкаручы Флюра Ногъманова укучыларны төп документны алулары белән котлап, теләкләрен җиткерде.
Әлеге акция илебезнең күп шәһәрләрендә 11 ел рәттән үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев