Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта: Руслан дусларын футболга җыйды

Нурлатның сәләтле яшь футболчысы Руслан Хөсәеновның узган ел кинәт йөрәге тибүдән туктавы аяз көнне яшен суккан кебек булды. Бу вакыйга егетнең гаиләсе, туганнарына гына түгел, барлык спорт сөючеләргә дә зур хәсрәт алып килде. Руслан кебек тормыш сөючән, теләсә кем белән уртак тел таба белгән эчкерсез кешеләр һич онытылмый, әлбәттә. Шуңа...

Һәм бу бәйгенең тәүгесенә "АТП", "Шикәр заводы", ДЮСШ икешәр команда куеп, төп Кубок өчен алты команда көч сынашты. Оештыручылар исә тиз арада исемле Кубоклар ясаттылар, балалар-үсмерләр спорт залы диварында Руслан турында кечерәк кенә стенд та пәйда булды. "Русланның Нурлатта белмәгән кеше сирәк.Шуңап оештыру мәшәкатьләре дә озакка сузылмады. Бу юлы төп ярдәмчеләребез Наил Фазлыев, Ирек Камалов кебек егетләребез булды", - ди Марат Хәмидуллин. Турнирга исә мәртәбәле кунаклар буларак Русланның әтисе Сәрдәр Хөсәеновны һәм тормыш иптәше Кристинаны чакырырга да онытмадылар.
Футболчылар мәйданда бик кырыс күренсәләр дә, чынлыкта үтә дә кече күңелле егетләр. Әнә, бу турнирның асылын да яхшы аңлыйлар алар, шуңа һәр очрашу да чын мәгънәсендә дустанә халәттә үтте, әмма бу уеннарның мавыктыргычлыгына, көрәш рухына һич тә хилафлык китермәде. Бигрәк тә ДЮСШ-2 һәм "Шикәр заводы-1" командалары матур уен күрсәттеләр. Мисал өчен, ДЮСШ-2нең сакчысы Илдар Нуриев беренче матчта ук көндәшләре капкасына дүрт гол кертә алды. Үз төркемнәрендә җиңү яулаган әлеге ике команда финал уенында очрашты. Анысында спорт мәктәбе егетләре "шикәрчеләрне" 6:1 исәбенә отып, Хөсәеновның беренче Кубогын яулый алдылар. II урында - "Шикәр заводы-1" командасы булса, IIIдә ДЮСШ-1 футболчылары. Оештыручылар шәхси номинацияләрдә дә призлар әзерләгәннәр иде. Мисал өчен, иң яхшы капкачы призы Руслан Сафинга наспыйп булды, иң яхшы сакчы дип Илдар Нуриев танылды, иң шәп һөҗүмче призы Виктор Карповка насыйп булды (барысы да ДЮСШ-2 командасыннан). Аларга махсус бүләкләрне Сәрдәр Хөсәенов белән Русланның тормыш иптәше Кристина тапшырдылар. Берочтан турнирны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга олы рәхмәтләрен ди җиткерделәр. Сәрдар ага авыр булса да сүзен якты хатирәләрдән башлады:
- Руслан кече яшьтән үк футбол белән җенләнеп үсте, бала чагыннан ук мин һәрчак аның белән стадионга, спорт мәйданчыкларына йөрдем. Җиңү өчен, команда өчен үз-үзен аямый иде ул. Безнең Русланыбызны онытмавыгыз, якты истәлеген аның иң яраткан шөгыле белән искә алуыгыз өчен һәммәгезгә - оештыручыларга да, бүген гаҗәеп матур уен күрсәткән футболчыларга да олы рәхмәтемне җиткерәм. Һәрбарчагыз сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз, - ди мөрәҗәгать итте ул турнины ябу тантанасында футболчыларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Спорт