Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта "Сак булыгыз, мошенниклар!" профилактик акция башланды

    Яз башы Нурлаттагы бер таксист өчен күңелсез хәлдән башланган. Аңа шәһәрдәге бер предприятиедән пицца алырга һәм адрес буенча китерергә, дигән заказ керә. Юл уңаенда заказчы тагы бер шалтырата һәм берочтан телефонына 500 сум акча салуны да сорый. Ә урынга килеп җиткәч, таксист моның мошенниклар эше икәнлегенә төшенә.

    Районда старт алган ТР МВДсының "Сак булыгыз, мошенниклар!" профилактик акциясе нәкъ әнә шул хәлләрне булдырмас өчен үткәрелә. РФ МВДсының Нурлат районы буенча штабы начальнигы Елена Поплавская әйтүенчә, акция социаль төсмердәге һәм яңа төр телефон мошенниклыгы очракларының ешаюына бәйле рәвештә үткәрелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: