Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта шахмат буенча район беренчелеге узды

Шул көннәрдә хатын-кызлар арасында шахмат буенча район беренчелеге үтте. Бу турнир әле икенче тапкыр гына уздырыла.

- Шөкер, хәзер шахматчылар арасында хатын-кызларыбыз активлаша, шуңа беренчелек үткәрерлегебез дә бар. Быелгы ярышлар "Уңыш, үп мине! Телисең икән - кочып ал!" девизы белән узды, һәм гүзәл затлар арасындагы алдагы беренчелекләр дә шул шигарь астында үткәреләчәк, - ди турнирның баш хөкемдары Ринат Миннебаев.
Шул рәвешле, бу көнне уңыш Галия Мөхәтисмованы үпте: ул чемпион исемен яулады. II-III урыннарны Җәмилә Мингалиева һәм Әнисә Хәмәтҗанова бүлештеләр. Турнирда катгашучылар арасында шахмат мәктәбенә йөрүче укучылар да бар иде. Яшьләр арасында иң остасы булып 3нче мәктәптән Венера Миннеханова танылды. Бикүледән И. Мирсәетова - II, 4нче мәктәптән Гөлнур Вәлиуллин III урыннар алдылар. Шулай ук Илмира Әхмәтова һәм Анастасия Каоукова да матур уеннар күрсәттеләр, аларга призга эләгү өчен нибары яртышар очко җитмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат