Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта: Шашин урамына бәйрәм килде

Чәршәмбе көнне Шашин урамындагы 27нче йортта яшәүчеләр күңелле форсаттан үзләренең ишегалдында җыелдылар. Биредә йортка капиталь ремонт төгәлләнү һәм территорияне төзекләндерү тәмамлану уңаеннан кечерәк кенә тантана үтте.

1987нче елда төзелгән йорт әле ел ярымнар гына элек проблемалы санала иде. Биредә яшәүчеләр инциативаны үз кулларына алып, җыелыш уздыралар һәм уртак килешү нигезендә "Коммунальник" ТСЖсына күчәләр,
- Шуннан бирле уңай үзгәрешләр бездә, - дип шатлыкларын уртаклаша йорт комитеты башлыгы Ирина Прокопьева, аңа күршеләре дә кушыла. - Ниһаять, безнең мөрәҗәгатьләргә дә колак салдылар. Һәм менә капиталь ремонт та ясалды. Башкарылган эшләрнең сыйфатыннан бик канәгать калдык. Ә юлын карагыз? Без ишегалыбызда тигез, асфальтлы юлның булуы турында хыялланмый да идек бит. Кыскасы, безнең урамга да бәйрәм килде.
Хәер, биредә яшәүчеләрне аңлавы кыен түгел. Көн саен аларның ишегалды буйлап байтак кеше уза, хастаханәгә ашыгучылары да бар, башкалары медицина-социаль экспертиза бюросына бара. Әлбәттә инде, барысы да ишегалдының матур булуын, күзләрне иркәләп тоурын тели. Күп эшләрне үзләре башкарганнар, чәчәк түтәле ясаганнар, бер подъездның ишек төбенә эскәмиясен куйганнар, территорияне тәртиптә тотып торырга тырышалар. Капиталь ремон уздыру да аларга ишегалларын алга таба да төзекләндерергә этәргеч биргән. Тәкъдимнәр шактый. Мисал өчен, чәчәклекнең иске коңмасын алыштыру да комачауламас иде, диләр, балалар мәйданчыгы өчен дә урын бар, урамнардагы яктырткычларны җайлыйсы бар һәм башкалар. ТСЖ җитәкчесе Марат Хәмидуллин бу тәкъдимнәрнең барысына да язып барды. Алар арасында подъездларда берләштерелгән почта әрҗәләре урнаштыру мәсьәләсе дә бар иде. Бу йортта яшәүчеләр арасында безнең әбунәчеләребез дә шактый һәм корреспонденцияләр китерүдә алар да тәртип ярата.
Мондый күңелле вакыйга белән котларга дип шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин, подрядчы оешма - "Домстрой" җәмгыяте вәкилләре килделәр. Алар символик кызыл тасманы кистеләр һәм ремонтның озак елларга чыдавына өметләрен белдерделәр. Марат Хәмидуллин исә биредә яшәүчеләр белән берлектә моның өчен мөмкин булганның барын да эшләячәкбез, дип ышандырды.
Инициаторы район башлыгы Равил Кузюров булган мондый очрашу күпфатирлы йортта яшәүчеләргә үзләрен ишле, тату гаилә итеп тоярга мөмкинлек бирде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин әйтүенчә, мондый тантаналар быел капиталь ремонтланган башка йортларның ишегалларында да узачак икән. Мондый очрашуларны уңай яклары күп: район җитәкчелеге белән рәсми булмаган төсмердә аралашырга, зур тату компания булып җыелырга һәм ишегалды мәйданчыгын яхшырту буенча планнар белән уртаклашырга мөмкин, хәер, якын күршеләрең белән ял итеп алуы да бик рәхәт бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат