Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта шәһәр маршрутында яңа нокта барлыкка килде

    Нурлатта хәзер "Шифа" тукталышы да бар, ул Төньяк микрорайонында урнашкан.

    Бирегә автотранспорт предприятиесе автобусы иртәнге алты рейс ясый: аның беренчесе иртәнге 8нче яртыда, соңгысы 9 туларга 15 минутта.
    - Маршрут кирәкле булып чыкты, - ди автовокзал начальнигы Айрат Бәширов. - Микрорайон халкы күнегә башлады инде, пассажирларның саны артканнан арта бар.
    Маршрут яңа түгел. Шәһәр буйлап йөрүче автобуслар яңа ноктага кереп чыгалар һәм гади маршрут буйлап хәрәкәтләрен дәвам итәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: