Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты популярлык казана

Кичә Нурлат китапханәчеләре шәһәр паркында “Мине үзең белән ал” дип аталган гадәти булмаган акция үткәрделәр.

Аның асылы шуннан гыйбарәт: теләге булган һәркемгә үзләренә бүләккә китап сайлап алырга тәкъдим иттеләр. Әмма бүләк китапның исемен дә, авторын да белми сайларга туры килде, чөнки алар матур төргәккә төрелгән, бант белән бизәлән, ә аңа китапханәнең адресы һәм элемтә өчен телефоннары күрсәтелгән визитка кыстырылган иде. Бу акциядә катнашучы китапны укып чыкканнан соң китапханәгә кайтарырга теләсә, яки аның турында фикерләре белән уртаклашасы килсә, кирәк.

* “Китапны – күз бәйләп” уены иң кыю укучылар өчен. Аның шартлары буенча, китапны бары тик өйдә генә сүтеп карарга ярый, - дип уртаклашты китапханәче Диләрә Низамова.

Мондый сюрприз нурлатлыларны, аеруча балаларны кызыксындырды. Алар кызыксынып “серле” китаплар куелган күргәзмәне карадылар, башта бер, аннан икенче китап артыннан үрелделәр. Ә янәшәдә генә тагы бер “Ишегалдына китап укырга чык” дип аталган импровизацияләнгән күргәзмә тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев