Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта солдат әниләре Рәхмәт хатлары ала

23 февраль-Ватан сакчылары көне Нурлатта яшәүче кайбер әти-әниләр өчен икеләтә бәйрәм. Бу көннәрдә уллары армия сафларында хезмәт итүче әниләр үз балаларының намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хатлары алганнар.

Шундый хат Нурлат шәһәрендә яшәүче Рәйсә белән Ирек Тимергалиевлар адресына да килгән.
"Илнар Тимергалиев Әстерхан шәһәренең 986071 частенда хезмәт итә. Матрос Тимергалиев армия сафларында үзен бары яхшы яктан гына күрсәтте, тыңлаучан, дисциплиналы. Физик яктан яхшы әзерлекле, хәрби һәм дәүләт серен саклый белә."
Нурлатлы Гөлфия һәм Рафик Мортазиннар адресына юлланган хатта түбәндәге юллар бар:
"77168 хәрби часте матросы Раил Мортазинның әхлакый һәм психик сыйфатлары яхшы. Тыйнак, хезмәттәшләре белән дус-тату элемтәдә. Куелган бурычларны үзлектән башкара белә, һәрвакыт чиста-пөхтә йөри."
Әлеге хатларга 15197 хәрби часть командиры вазифаларын башкаручы А. Пенделеев кул куйган.
Шундый Рәхмәт хаты Ерепкино авылында яшәүче Марина һәм Валерий Калугиннар гаиләсенә дә килгән. Бүген аларның ике уллары да армия хезмәтендә.
"Рядовой Денис Калугин РФ МЧСында 2013 елның декабреннән хезмәт итә. Ул үзен бары яхшы яктан күрсәтте. Хәрби әзерлек программасын яхшы үзләштерә. Теоретик һәм гамәли күнекмәләрен үстерү өстендә эшли. Подразделениенең җәмәгать тормышында актив катнаша."
"Рядовой Олег Калугин "Россия МЧСының 996нчы коткару службасы ротасында узган елдан бирле хезмәт итә. Ул үзен дисциплиналы хәрби хезмәткәр итеп күрсәтте. Коллективта абруйга ия. Хезмәттәш дуслары белән әйбәт мөнәсәбәтләрдә. Командирлар һәм җитәкчеләр ышанычын аклады."
Рәхмәт хатын Түбән Нурлат микрорайонында яшәүче Равилә һәм Искәндәр Санаевлар да зур шатлык буларак кабул иткән.
"Рядовой Ленард Санаев үзенең хәрби бурычларын җиренә җиткереп башкара. Хезмәт сөючән, инициативалы. Начар гадәтләре юк, хәрби дисциплинаны бозмый. Физик яктан яхшы әзерлекле. Үзенә бирелгән хәрби мөлкәткә сакчыл. Устав таләпләре буенча хезмәт итә."
Хатны 996нчы коткару үзәге начальнигы вазифаларын башкаручы подполковник В.Краснов юллаган.
Нурлат егетләренең ватанпәрвәр булып үсүләренә бер дигән мисаллар болар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат