Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Социалистик Хезмәт Герое Габбас Кыям улы Гыйматдиновны искә алдылар

Бүген аңа 96 яшь тулган булыр иде.

Көн шактый суык булуга карамастан, инде озак еллар дәвамында яшәп килүче күркәм традиция буенча, туган көнендә нурлатлылар Габбас Кыям улы Гыйматдинов хөрмәтенә куелган стела янына җыелдылар. Хөрмәт һәм ихтирам билгесе булып стела итәгенә ал чәчәкләр салынды. Район җитәкчелеге, ветераннар Советы әгъзалары, Габбас Гыйматдинов кул астында җитәкчелек мәктәбе узган нурлатлылар, чордашлары 20 елдан артыграк район руле артында торган легендар шәхесне олылап искә алдылар.

Район җитәкчелеге исеменнән хәтер сүзләрен шәһәр Советы рәисе урынбасары Владимир Кашкаров җиткерде.

“Искиткеч, кешеләр турында кайгырту күрсәтә белүче, киләчәк турында уйлаучы кеше иде ул. Районыбыз, аның халкы өчен күп нәрсә эшләде, нефть, шикәр сәнәгатен, колхоз-совхозларны үстерүгә зур көч куйды. Без Габбас Кыямовичны оста җитәкче, олы йөрәкле кеше итеп йөрәкләребездә сакларбыз, ул һәрчак безнең белән”, – диде Владимир Михайлович.

Габбас Кыям улы Гыйматдинов Октябрь районы комитеты беренче секретаре булып 1965 елдан 1987 елга кадәр эшли,  Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Халыклар Дуслыгы”, 1 һәм 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнарына һәм башка төрле дәүләт бүләкләренә лаек булган олы шәхес. Нурлатлылар аның турындагы хәтерне кадерләп саклый, үзәк урамнарның берсе, Мәдәният сарае аның исемен йөртә, җитәкче хөрмәтенә стела куелган һәм башкалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев