Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта су нормага туры килә

Быел шәһәрдә эчә торган су проблемасы гадәттәгедән күпкә иртәрәк - март башында ук башланды.

- Кран суыннан бик тәмсез ис килә, аны эчү сәламәтлеккә куркыныч түгелме? - дип безгә мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый булды.
Шәһәрнең Совет урамындагы һәм тимер юлчылар микрорайонындагы колонкалар янында чиратлар тезелүе дә халыкның кран суыннан канәгатьсезлеге турында сөйли.
Быел шәһәрнең үзәк өлешендә суның сыйфаты шулай иртә начараюның сәбәбен белгечләр табигатьтә кисәк җылыту башлануы белән аңлаталар. Әмма хәзер бар да тәртиптә икән.
- Бүгенге көндә суның сыйфаты язгы ташу чоры режимындагы параметрларга туры килә, - дип тынычландырды безне Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат территориаль органы начальнигы Дилүсә Әндарова. - Кисәк җылыту аркасында берара краннардан органолептик күрсәткечләргә (исе, төсе) туры килмәгән су килде, әмма "Промочистка" белән берлектә суның сыйфаты тиешле реагентлар ярдәмендә көйләнде. Бүгенге көндә суның исе начаррак булса да, ул сәламәтлек өчен куркыныч түгел.
Дилүсә Әндарова әйтүенчә, суның сыйфатын яхшырту максатыннан шәһәрнең үзәк өлешендә краннардан килә торган суда Чирмешән һәм артезиан суларының нисбәте дә үзгәртелгән. Элек суның 60 проценты Чирмешәннән килә торган булса, хәзер ул 40 процентка кадәр киметелгән. Ә шәһәрнең Яшьлек, тимер юлчылар, шикәрчеләр бистәләренә 100 процент артезиан суы килә, һәм анда яшәүчеләр сыйфат проблемасыннан интекмиләр дә.
Шәһәрне су белән тәэмин итүче "Промочистка" җәмгыяте начальнигы Ирек Шәйхетдинов та суның сыйфаты начар түгел, ди.
- Берара чиста суны шәһәрлеләрнең ишегалларына, балалар бакчаларына, мәктәпләргә китерүне оештырырга туры килде. Әмма бүгенге көндә мондый ихтыяҗ юк, ташу чорына хас булган гадәти режимда, план буенча эшлибез, чистартуның тулы циклы алып барыла, - ди ул. Ә суда тагы кисәк үзгәрешләр күзәтелсә, мондый чараларны янә оештырырга каршы түгелләр.
Шулай да Дилүсә Әндарова ташу чорында суны бары тик кайнатып кына кулланырга киңәш итә. Су фильтрлары куллануның да файдасы зур, ди. Территориаль орган белгечләре Совет урамындагы һәм тимер юлчылар микрорайоннарындагы колонкалардан килә торган суның сыйфатын да даими контрольдә тоталар, андагы сулар барлык параметрлар буенча кулланырга яраклы санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат су