Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта светофор “саргайган”

Ял көннәреннән башлап Гыйматдинов һәм Пушкин урамнары кисешкән урындагы светофорның бары сары төсе генә яна.

Светофорның эшләми башлавы аның өстенә кар чистарту машинасы килеп керү белән бәйле. ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, хәзер бу урын шәһәрдәге иң аварияле участокларның берсенә әйләнгән. Шәһәр урамнарын чистартучы гаепле җәмгыять җитәкчелегенә ЮХИДИ хезмәткәрләре предписание биргән үзе. 10 көн эчендә ремонт эшләре башкарылмаса, эш судта каралачак икән. Әмма шәһәр урамнарының электр яктырткычларын карап торучы "Жилэнергосервис" җәмгыяте хезмәткәрләре әйтүенчә, төзәтү эшләре 10 көн эчендә генә төгәлләнмәскә мөмкин, ди. Чөнки җәяүлеләр юлын күрсәтүче светофор баганасы кәкрәйгән, ә менә машиналар өчен эшләүчесенең микросхемасы янып чыккан, хәзер аны Казан шәһәренә ремонтка юллаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат