Нурлатта: ДТП сыерларның гомерләрен озынайтты
Кичә кичке 16.30лар тирәсендә нурлатлылар гаҗәеп күренешкә тап булдылар: токымлы сыерлар полиция каршындагы светофорда басып торалар иде.
Редакция мәгълуматларыннан күренгәнчә, районның бер хуҗалыгының әлеге сыерларны Алабугага ит комбинатына озатуы булган икән. Машина йөртүченең борылышта дөрес маневр ясамавы аркасында, таккыч әйләнеп капланган. Шаһитлар әйтүенчә, сыерлар зыян күрмәгән. "КамАЗ" машинасы шоферына йөкне контрольда тотмаганы өчен беркетмә төзелгән, сыерларның гомере бетмәгән булган икән, алар туган фермаларына кайтарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев