Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта тагы бер хәтер турниры барлыкка килде

Чираттагы волейбол турниры спорт ветераны, спортның төрле төрләрен үз иткән, районда аның үсешенә зур өлеш керткән Хәлил Сабирович Фатучев истәлегенә багышланды.

Быел аның фаҗигале төстә дөньядан китүенә 15 ел булган.

– Хәлил Сабирович бөтен күңеле белән спортны үз итүче кеше иде. Волейбол, футбол, гер спорты, көрәш белән шөгыльләнде. Әле алай гына да түгел, спортка башкаларны җәлеп итте, үзе артыннан ияртә, оештыра белү сәләтенә ия кеше иде, – ди районның актив волейболчысы Илнур Насыйбуллин.

Турнир үткәрү идеясе белән дә Илнур Насыйбуллин һәм “Ледок” Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры, шулай ук волейболны үз итүче Әмир Әюпов чыкканнар. Аларны башка волейболчылар, 2нче мәктәпнең физик тәрбия укытучысы Эмиль Галләмов, Хәлил Сабировичның якыннары күтәреп алганнар, оештыру, әзерлек эшләрен дә бергәләшеп күтәргәннәр.

Якшәмбе көнне 2нче мәктәпнең спорт залында үткән беренче турнирда 4 команда катнашырга теләк белдергән. Кубокка исә Хәлил Фатучевның якташлары – Түбән Нурлат микрорайоны командасы лаек булган. Икенче урында – хәрби хәрәкәтләр ветераннары, өченчедә – Галимҗан Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе.

Оештыручылар исә турнирны – традицион, ә кубокны күчмә итмәкчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев