Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта татар мәктәбе, балалар бакчасы һәм татар сыйныфлары булырга тиеш

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының декабрьдә үткән киңәйтелгән утырышында кабаттан сүз булган. Дөресрәге, әлеге уңайдан тәнкыйтьне Конгрессның җирле оешмасы рәисе Фәридә Сәгыйровага икенче көнне үткән "Мәгариф" секциясе эше барышында тыңларга туры килгән.

Нурлатта татар мәктәбен ачу турында берничә ел сүз алып барылса да, нәтиҗәнең күрелмәве Конгрессны да борчый икән. Милли мәгарифне үстерүгә, яшь буынны милли мәдәни мирас нигезендә тәрбияләүгә киләчәктә игътибар тагы да артачак, диелгән утырышта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат