Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Татарстан беренчелегенең финалы үтте

Нурлатның "Ледок" командасы хоккей буенча Татарстан беренчелеген дүртенче урында тәмамлады.

Узган атнада "Ледок" Спорт сараенда 2002 елгы яшь хоккейчылар арасында Татарстан беренчелегенең финал уеннары үтте. Өч көнгә сузылган турнирда "Ледок", "Юность" (Җәлил), "Олимп" (Мамадыш), "Челны" (Яр Чаллы) һәм Казанның "Зилант" белән "Волна" командалары көч сынашты.
Финал уеннарына юллама алу өчен хоккейчыларга шактый сикәлтәле юл узарга туры килде. Мисал өчен, "Ледок" ярымфинал этабыны турыдан-туры чыга. Финал этабына юллама исә ике төркемдә җәмгысе ун команда арасында уйнатыла. Шул рәвешле, ярымфиналҗа "Ледок" үз төремендә өченче урын алып, республиканың иң көчле алты командасы арасына эләгә. Яшь хоккейчыларыбыз Нурлатта да җанатарларга "тыныч кына" утырырга мөмкинлек бирмәде. Беренче уенда башкаланың "Зилант"ы белән көчләр тигез иде, әмма бераз уңыш җитеп бетмәде - "Ледок" 1:2 исәбенә оттырды. Мамадышның "Олимп"ына каршы уенга күпләр "валидоллы матч" дигән келәймә сукты. Уен төгәлләнергә нибары утыз секунд калып барганда, "Ледок" 2:3кә оттырып килә иде, әмма нурлатлыларның сакчысы Ралиф Кашапов бик матур гол кертеп, исәпне тигезли алды. Буллитлар сериясендә дә "Ледок"ка җиңүне нәкъ Ралифның голы китерде. Соңгы матчта исә "ледок"лылар әлләни авырлыксыз гына Казанның "Волна"сын 3:1 исәбенә отып, IV урын алдылар. Беренчелекнең җиңүчесе "Зилант" булды.
Бүләкләү тантанасында исә яшь хоккейчыларның шәхси номинацияләрдә дә билгеләп үттеләр. "Олимп"ка каршы матчны "коткарган" Ралиф Кашапов турнирның иң яхшы сакчысы дип танылды. "Ледок" директоры Марсель Садыйков исә "Турнирның иң файдалы уенчысы" дигән номинациядә махсус бүләк әзерләгән иде, ул Мамадыш хоккейчысына насыйп булды. Моннан тыш, "Ледок"ның һөҗүмчесе Инсаф Мифтаховны да билгеләп узу кирәктер: ярымфинал уеннарында нурлатлылар керткән 8 голның 5се нәкъ аның исәбендә. Республиканың хоккей Федерациясе вәкиле Андрей Воробьев беренчелекнең югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте.
- Яшь хоккейчыларыбызның осталыгы арта бара, - диде ул. - Җәлил, Мамадыш, Нурлат кебек кечкенә шәһәр-поселокларның эре мегаполисларга җитди каршылык күрсәтә алулары сокландыра. Ә Нурлат финал уеннарын тиешенчә уздыра алды, һәм бүгенге бәйге биредә узучы мәртәбәле турнирларның һич тә соңгысы булмаячак әле.
"Ледок"ның тренеры Александр Елагин да үз хоккейчыларының чыгышларын уңай бәяләде:
- Әлбәттә, яхшырак нәтиҗәгә дә ирешә ала идек анысы, бераз уңыш, тәҗрибә җитеп бетмәде. Безнекеләр финал уеннарына беренче тапкыр гына чыкты бит әле, шуңа да IV урын һич тә начар түгел. Аннан, беренчелек башланганда, анда уналты команда булганлыгын да онытырга ярамый, - дип нәтиҗә ясады ул турнирга. Тиздән исә яшь хоккейчыларыбыз Идел буе Кубогында катнашачаклар, анысы да Нурлатта узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Хоккей Ледок