Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Татарстанның Көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров булып китте

Бүген, 20 апрельдә, районыбызга Татарстанның Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров килгән иде.

Ул шәһәребезнең үзәк мәчетендә Нурлат районы мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов һәм мәхәллә мөселманнары белән берлектә җомга намазы укыганнан соң, дин тотучылар белән очрашу үткәрде, вәгазь сөйләде, яшьләргә нәсыйхәт бирде. Очрашу дөрес булмаган агымнарга каршы көрәш алып бару, ислам динен, традицияләрне саклау темасына багышланган иде.

– Бүген җәмгыять, халкыбызның тормышы, яшьләрнең төрле юнәлешләргә ияреп, төрле фикерләр тәэсиренә бирешүләре без – имамнарда зур борчу уята. Мөбарәк җомга намазына карты да, яше дә йөри. Шуңа без төрле юллар – вәгазьләр, бүгенге мондый күркәм очрашулар аша аларга хакыйкатьне күрсәтергә тырышабыз, – дип белдерде Равил хәзрәт Зөфәров бүгенге очрашуның асылы хакында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев