Тимер юлчылар мәчетендә бүген җәмәгать белән тутырылган Коръәнне багышлау булды.
Остазларны Чәчәк Фәсхетдинова җитәкчелегендә бер төркем мөслимәләр аны Рамазанның беренче көненнән укый башлаган булганнар, бүген, җомга көнгә туры китереп багышладылар да.
- Коръәнне Аллаһ ризалыгы өчен, Рамазан ае хөрмәтенә тутырдык, җиде еллап инде шул тәртиптә Коръән тутыруны гадәткә алдык, - ди Чәчәк абыстай.