Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “ТНП-Зүзәйнефть” җәмгыяте 20 укучыны мәктәпкә җыендырды

Бүген, 1 августта, "Татнефтепром-Зүзәйнефть" ААҖ генераль директоры Шамил Яһудин быел Мамык мәктәбенә беренче сыйныфка укырга барачак 12 балага "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе кысаларында мәктәп кирәк- яраклары белән тулы портфельләр һәм спорт киемнәре бүләк итте һәм җылы теләкләрен җиткерде.

Быел Мамык мәктәбенә Мамык һәм Сәләнгеш авылларыннан 1нче сыйныфка 15 бала бара, шуларның 12се - аз тәэмин ителешле, тулы булмаган һәм опекага бала алган гаиләләрдән. Шуңа да балаларның әти-әниләре әлеге ярдәмне аеруча шатланып һәм рәхмәтләр белән кабул иттеләр. Гомумән, предприятиенең әлеге акциядә катнашып, балаларга ярдәм күрсәтүе традицион. Быел әле башка мәктәпләргә барачак тагын 8 укучыга да шундый ук бүләкләр әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат