Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов чираттагы кабул итүен үткәрде

Кичә, 4 июльдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов Нурлатта гражданнарны кабул итте.

Бу юлы Дәүләт Советы депутатына кабул итүгә 4 нурлатлы язылган иде. Алар үзләренең төрле өлкәләргә кагылышлы үтенечләрен җиткерделәр. Мәсәлән, исәптә торучы күпбалалы гаилә торак шартларын яхшырту буенча килгән иде. Депутатка шулай ук артезиан скважинасын ремонтлауда ярдәм сорап та бер мөрәҗәгать керде. Флотта хезмәт узып кайткан егетләр шәһәрдә морякларга истәлек мемориалы төзүдә ярдәм сорадылар. 1 төркем инвалид булган сугыш ветеранының тормыш иптәше аны тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүдә ярдәм сорады. Дәүләт Советы депутаты һәр мөрәҗәгатьне җентекләп карап һәм һәр конкрет очракны яхшылап өйрәнеп, шәхси якын килде. Берәүләр эшлекле киңәш алса, икенчеләре кабул итүдә үзләрен борчыган сорауларны хәл итү юлларын таптылар.

Депутат кабул итүендә бу көнне район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Бәхтияров, район башкарма комитетының торак сәясәте буенча бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Долгова да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев