Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта: традицияләр авылны саклый

Шимбә көнне Урта Чаллы авылының матур табигатьле әрәмәлегендә узган Авыл көне барлык авылдашларны бергә җыйды. Биредә мондый бәйрәмне өченче тапкыр инде Әбделганиевлар гаиләсе оештыра. Авылда 20 елдан соң традицияне яңартуга алынулары исә әтиләре Хәсән аганың инициативасы буенча булган икән. - Балаларны җыйды да, авылда Сабантуй оештырасы иде дигән теләген җиткерде,...

Шимбә көнне Урта Чаллы авылының матур табигатьле әрәмәлегендә узган Авыл көне барлык авылдашларны бергә җыйды. Биредә мондый бәйрәмне өченче тапкыр инде Әбделганиевлар гаиләсе оештыра.
Авылда 20 елдан соң традицияне яңартуга алынулары исә әтиләре Хәсән аганың инициативасы буенча булган икән.
- Балаларны җыйды да, авылда Сабантуй оештырасы иде дигән теләген җиткерде, - ди аның тормыш иптәше Роза ханым. - Үзе авылда бригадир, комплекс директоры булып эшләгәндә дә ел саен Сабантуйлар оештырырга тырыша иде. Тик, кызганычка каршы, 20 еллап авылда бу традиция онытылып торды. Балалар әтиләре тәкъдимен хупладылар һәм менә өченче ел авыл халкын бергә җыялар.
Бу көнне әрәмлектә авылдашларының шау-гөр килеп күңел ачуларын, рәхәтләнеп ял итүләрен күреп, Хәсән Минвәлиевич үзе дә зур горурлык кичерүен яшермәде.
- Мондый бәйрәмнәр халкыбызның традицияләрен сакларга ярдәм итә. Халык йолаларыбыз, бәйрәмнәребезне белә икән, димәк, авылыбыз да яшәячәк әле.
Ул арада исә Әбделганиевларның балалары - Радик, Резедә, Рамил, Илфат һәм Лилиана мәйдан үзәгендә оештыру эшләре белән әвәрә килделәр. Гомумән, чараны оештыруга олы нәселдән берәү дә катнашмый калмаган диярсең, авылдашлар арасында бәйрәмгә өлеш кертүчеләр булган. Шуңа да бәйрәмне дога белән башлап җибәрүгә үк аларның барысын да сәхнә уртасына чакырып, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм исә күңелле уеннар, ярышлар белән дәвам итте. Урта Чаллы халкының бәйрәмне көтеп алулары күренеп тора - оештыручылар әзерләгән 12 уенның һәркайсы зур активлык белән узды. Яшьләр белән бергә өлкәннәрнең дә мәйданга чыгып көч сынашуын күреп тә гаҗәпләндек. Әнә, 70 яшьлек Фәния апа Хәнифова да чиләк-көянтәләр белән су ташу бәйгесе игълан ителгәч, түзеп тора алмады, ярышка чыкты.
- Без гомер буена көянтә белән су ташыган халык, - ди үзе. Янәшәсендәге ахирәте әйтүенчә, Фәния апа тормышта да эштән курка торган түгел, тормыш иптәше белән калай эшендә дә иңгә-иң торып эшли, ди.
Фәйзулла Сабиров белән Вазыйх Мостафинның кул көрәштерүен дә халык рәхәтләнеп күзәтте. Бабайлар әле көрәшкә чыгарга да теләкләре барын белдерделәр. Алып баручы Кәлимуллинар гаиләсе башкарган җырларга кушылып, хатын-кызлар мәйдан уртасына чыгып рәхәтләнеп биеделәр дә. Радик Зариповның җитез хәрәкәтләр белән 13 метрлы шома колгага менеп әтәчне алуына да халык тел шартлатты. Егет икенче ел Авыл бәйрәмендә бу бәйгедә җиңүче була икән инде. Ә менә көрәштә студент егет Минтимер Җамаловка тиңнәр булмады. Җиңүче һәркем бүләкләргә ия булды.
Бәйрәмгә тирә-күрше авыллар, хәтта Самара өлкәсеннән дә кунаклар җыелган иде. - -- Элегрәк Сабантуйларына Нурлатка бара торган идек, колхоздан машиналар бирәләр, авыл бәйрәмнәрендә дә бик теләп катнаша идек, - дип яшь чакларын исенә төшереп алды шул авылда гомер кичергән Хәдичә әби Әфләтунова һәм бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты. - Күпме еллар узгач, Әбделганиевлар авылда нинди матур йоланы яңартып җибәрделәр бит.
Авыл көне әнә шулай Урта Чаллы өчен ел буена җитәрлек тәэсирләр бүләк иткән искиткеч матур һәм милли бәйрәм булып узды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X