Нурлатта: тәрбияләнүчеләргә – котлаулар, эшләүчеләргә – чаңгылар
Бүген - котлаулар, бәйрәм концерты, 23 февральдә - бәйрәм табыны.
Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чаралар планы күптән әзер инде. Интернат җитәкчелеге биредә эшләүчеләр өчен дә бәйрәмне истә калырлык итәргә ниятләгән: 23 февраль көнне алар тулаем коллектив белән табигать кочагына чаңгы шуарга чыгарга уйлыйлар. Сәламәт яшәү рәвешен биредә эшләүчеләр күптәннән үз итәләр, ә коллектив белән ял итү шуңа өстәп әле яхшы кәеф, бердәмлек кебек сыйфатларны да ныгыта бит!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев