Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта ТРда кеше хокуклары буенча уполномоченный Сәрия Сабурская кабул итү үткәрде

Нурлатка эшче визиты ксысаларында ТРда кеше хокуклары буенча уполномоченный Сәрия Сабурская 8 нурлатлыны кабул итәргә өлгерде.

Нурлатлылар уполномоченныйга төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Мәсәлән, өлкән яшәтәге инвалид  бер нурлатлы гаиләсендә авыру кызы белән бәйле рәвештә килеп туган хәлдән чыгу юлын табуда ярдәм сорап килгән. Икенче бер нурлатлыны кабул итүгә  шәһәр башкарма комитеты белгечләре белән туган аңлашылмаучанлык китергән. Аларның барысы да Сәрия Харисовнага үз үтенечләрен җиткерде.

– Нурлатлыларны да Татарстанның башка районнарында яшәүчеләрне борчыган сыман ук сораулар борчый. Алар нигездә хезмәт мөнәсәбәтләренә, сәламәтлек саклауга, торак мәсьәләләренә бәйле. Аларның бер өлеше гражданнарның үзләренең хокукларын һәм законнарны белмәүләре аркасында килеп чыгу ачыкланды. Мәсәлән, мөрәҗәгать иткән ханымнар заманында төзелеш оешмасында хезмәт килешүләрен рәсмиләштерми генәэшләгәннәр. Бүген шуның аркасында күңелсезлекләр белән очрашканнар. Сорауларның барысын да шәхси якын килеп карыйбыз. Җирле дәрәҗәдә хәл итеп була торганнарын җирле хакимияткә эшкә бирәбез, бер өлешен прокуратурага юллыйбыз, кайсыларын өстәрәк хәл итәргә туры килә. Әмма мөрәҗәгатьләрнең берсе дә  игътибарсыз калмый, барысы да ныклы контрольдә, – диде Сәрия Сабурская кабул итүдән соң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев