Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “Тычкан бизгәге” һөҗүм итә

Бер атна эчендә Нурлат үзәк хастаханәсенә ГЛПСка шикле 5 кеше мөрәҗәгать иткән.

Агымдагы елның 11 аенда бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыручылар саны 9 булуын исәпкә алганда, бу күп. Әмма әлегә клиник диагнозлар гына куелган, лаборатор раслау алмадык, диделәр хастаханәдә.
- Соңгы диагнозны беренче махсус анализ ясалып, ике атнадан соң гына куярга мөмкин булачак, - ди баш табибның эпидемиологик мәсьәләләр буенча урынбасары Татьяна Соренкова. "Тычкан бизгәге" тиз генә ачыклап булмый торган авырулар төренә керә.
- Бу авыруны менингит, гепатит белән дә бутап була, грипп, невралгия дип тә шикләнергә мөмкин, - ди Татьяна Соренкова. - Беренче симптомнары - 5 көн дәвамында төшмәүче югары температура, көчле баш авыртуы. Шуннан соң бөерләр авырта башлый, хәтта бил өлешен сыйпаганда да көчле авырту сизелә. Кызганычка каршы, ГЛПСка гына кагылышлы профилактика чаралары юк, авыруны кисәтү санитар чараларга һәм кимерүчеләр белән көрәшкә кайтып кала.
- Чаралар комплексы алып бару белән беррәттән объектлар һәм аларның тирә-ягындагы территорияне тиешле санитар хәлдә тотарга кирәк, чөнки теләсә нинди чүп-чар, калдыклар өеменә кимерүчеләр җыела, аларны җәлеп итә һәм дератизациянең нәтиҗәлелеген киметә, - ди Роспотребнадзорның территориаль бүлеге белгеч-эксперты Анна Трифонова. Ул кимерүчеләрнең саны арту сәбәпләрен дә атады, болар - юк итү чараларының сыйфатсыз үткәрелүе, объектларны саклау буенча эшнең аз булуы. Суыклар кимерүчеләрне кешеләр яшәгән урыннарга " куа". ГЛПСтан нигездә санитар-гигиеник чаралар сакласа, башка с езонлы авыруларны профилактика белән булдырмый калырга мөмкин. Хастаханәдә әйтүләренчә, гриппка каршы вакцинация төгәлләнгән, хәзер шулай ук мөһим профилактик процедура
- организмны чыныктыру. Иммунитетны ныгытуның бу иң гади ысулы исә теләсә нинди яшькә туры килә. Хәзергә грипп белән чирләүче пациентлар теркәлмәгән, ә менә җылы көннәр кискен респиратор авыруларның артуына китерергә бик мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат